6 – Курыкмагыз! – диде ул аларга. – Сез хачка кадакланган насаралы Гайсәне эзлисездер. Ул үледән терелде, монда юк Ул. Менә Аның яткан урыны.
Ишай углы Давытның догалары шушында тәмамлана.
Мине яратучыларны мин яратам, һәм мине эзләүчеләр мине табарлар.
Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек, Адәм Углы да җир куенында өч көн һәм өч төн үткәрер.
– Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе, – дип кычкырды ул.
Барысы, шомга калып, бер-берсенә: – Нәрсә бу? Яңа һәм кодрәтле нинди гыйлем бу? Аның боеруына хәтта җеннәр дә буйсына!
Мәҗүсиләр исә, мыскыллап, Аңа төкерерләр, Аны камчы белән суктырырлар, аннары үтерерләр. Әмма өч көн үтүгә, Ул үледән терелер.
Үзе белән Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны ияртеп алып китте. Аның күңелен шом, газап биләп алды.
Гайсәне күреп гаҗәпкә калган халык төркеме шунда ук Аны сәламләргә йөгерде.
– Изге язмада болай диелгән: Мәсих газап чигәргә, өченче көндә үледән терелергә,
Әмма Аллаһы, үлем богауларын өзеп, Гайсәне үледән терелтте, чөнки үлемнең Аны тотып калырга көче җитмәде.
сезнең һәммәгезгә һәм бөтен Исраил халкына мәгълүм булсын: каршыгызда басып торган адәм Гайсә Мәсих – сез хачка кадаклаткан, Аллаһы тарафыннан үледән терелтелгән насаралы Гайсә Мәсих исеме белән савыктырылды.