45 Йөзбашыннан сорашып белгәннән соң, Гайсәнең җәсәден Йосыфка алырга рөхсәт бирде.
Шуннан соң, ариматайлы Йосыф Пилаттан Гайсәнең җәсәден алып китүен үтенде. Йосыф – Гайсәнең шәкерте, ләкин яһүдиләрдән курыкканга, моны яшереп йөри иде. Пилат рөхсәт бирде, һәм Йосыф барып, Гайсәнең җәсәден хачтан алды.
Хач каршында торган йөзбашы, Гайсәнең ни рәвешле җан биргәнен күреп: – Бу Кеше, чыннан да, Аллаһы Углы булган икән! – диде.
Пилат янына килеп, ул Гайсәнең җәсәден алып китәргә сорады. Шунда Пилат Аның җәсәден Йосыфка бирергә кушты.
Гайсәнең инде үле булуына Пилат бик гаҗәпләнде һәм, йөзбашын чакыртып: – Аның үлгәненә күпме булды? – дип сорады.
Йосыф җитен тукыма сатып алды, Гайсәне, хачтан төшереп, шул тукымага төрде һәм кыяда уелган кабер-мәгарәгә салды; аннары, таш тәгәрәтеп китереп, кабер авызын томалады.