16 Гаскәриләр Аны идарәче Пилат сараеның, ягъни преториумның ишегалдына алып кереп, бар гаскәрне шунда җыйдылар.
Шул вакытта баш руханилар һәм халык өлкәннәре Кәяфәс исемле олуг рухани сараенда җыелдылар да
Алар Гайсә өстенә куе кызыл төстәге япанча, башына чәнечкеле ботаклардан үрелгән таҗ кидерттеләр
Кәяфәс яныннан Гайсәне идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртән иртүк булды. Пакьләнүләре бозылмасын дип, яһүдиләрнең башлыклары идарәче сараена кермәделәр, чөнки Котылу бәйрәменең ризыгын ашый алмаслар иде.
Шунда Пилат яңадан сараена керде һәм, Гайсәне чакыртып, Аңардан: – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады.
Гаскәриләр Аның башына күгән куагы чыбыкларыннан таҗ үреп куйдылар, өстенә куе кызыл төстәге япанча кидерделәр,
һәм, янә сарайга кереп, Гайсәдән: – Син кайдан? – дип сорады. Әмма Гайсә аңа җавап бирмәде.
Кайсариядә Италия полкы дип аталган гаскәрдә йөзбашы булып хезмәт итүче Көрнили исемле бер кеше бар иде.