11 Әмма баш руханилар, Барабны азат итүне таләп итегез, дип, халыкны котыртып куйганнар иде.
Әй руханилар, тыңлагыз! Әй Исраил йорты, игътибар ит! Әй патша йорты, бу сүзләргә колак сал! Сезгә хөкем оештырылачак, чөнки сез Миспа каласында – тозак, Тавор тавында – ятьмә,
Баш руханилар һәм өлкәннәр исә Барабны азат итүен, ә Гайсәне үлем җәзасына тартуын таләп итәргә дип халыкны котырттылар.
Баш руханиларның Гайсәне тотып бирүләре көнләшүдән килә иде, һәм Пилат моны аңлый иде.
– Сез «Яһүдиләр Патшасы» дип атаган кеше белән миңа ни эшләргә? – диде яңадан Пилат.
Шунда барысы да: – Аны түгел, Барабны чыгар! – дип кычкырдылар. Бараб исә юлбасар иде.
Сез Изге һәм Хак Заттан ваз кичтегез, кеше үтерүчене исә иреккә чыгаруны сорадыгыз.