1 Баш руханилар, өлкәннәр, канун белгечләре һәм бөтен Югары киңәшмә, иртәдән үк киңәшләшеп, Гайсәне бәйләделәр һәм, Пилат янына алып китеп, аңа тапшырдылар.
Җир йөзенең патшалары баш күтәрә, Раббыга һәм Ул май сөрткән затка каршы тупланалар бергә илбашлары.
Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хөкем ителүгә лаек, туганына: „Яраксыз“, – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде „Ахмак“, – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек.
Таң аткач, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм канун белгечләре Югары киңәшмәгә җыелдылар һәм, Гайсәне җыелыш алдына китереп бастырып,
Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Алласы, безнең аталарыбызның Алласы Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шөһрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез һәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Аңардан баш тарттыгыз.