8 Ул үзе булдыра алганны эшләде: тәнемне, майлап, күмәр өчен алдан ук әзерләде.
Гамәлләре Аның данлыклы вә мәһабәтле, тугрылыгы Аның мәңге бетәчәк түгел.
Ул хатын, тәнемә май коеп, Мине күмәргә әзерләде.
Кич җитеп килә иде. Бәйрәмгә әзерләнә торган, шимбә көнгә каршы көн иде.
Аннары Аның җәсәден, хачтан алып, җитен тукымага төрде дә кыяда уелган, моңарчы һичкемнең мәете салынмаган яңа кабер-мәгарәгә урнаштырды.
Гайсә моңа болай дип җавап бирде: – Калдыр аны, ул бу майны Мине күмү көненә саклады.
Бүләк бирүченең тырышлыгы булса, аның бүләге булмаган нәрсәләренә карап түгел, булганнарына карап кабул ителә.