72 Нәкъ шул вакытта әтәч икенче тапкыр кычкырды. Петер исә, Гайсәнең «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең» дигән сүзләрен исенә төшереп, елап җибәрде.
Әмма халык исәбен алганнан соң, Давыт, намусына көч килеп, Раббыга: – Әлеге гамәлем белән мин гөнаһ эш кылдым; шуның өчен бүген мин Сиңа, колыңның гөнаһын кичер, дип ялварам, чөнки зур ахмаклык эшләдем, – диде.
Мин гафу иткәннең соңында кылган гамәлләреңнең һәммәсен син исеңдә тотсын, оятыңнан кызарсын һәм моннан ары хурлыгыңнан авызыңны да ачарга кыймасын өчен эшлим Мин моны». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Шул чагында яман юлларыгызны вә яман гамәлләрегезне искә төшереп, гөнаһларыгыз вә әшәкелекләрегез өчен үзегездән үзегез җирәнерсез.
Исән калганнар тауларга качып китәр, һәм үзәнлектәге күгәрченнәр кебек һәркайсы үзенең гөнаһлары өчен сыкрар.
Ләкин Гайсә аңа: – Сиңа хак сүз әйтәм: бу төнне, әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – дип әйтте.
– Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде аңа Гайсә.
Әмма Петер: – Мин берни белмим һәм синең нәрсә сөйләвеңне дә аңламыйм! – дип, аның сүзләрен инкяр итте. Һәм тышка, алгы ишегалдына чыгып китте. [Шулвакыт әтәч кычкырды.]
Әмма ул: – Сез әйткән Кешене мин белмим! – дип, Аллаһы белән ант итә башлады.
Әмма Петер әлеге кешегә: – Синең нәрсә турында сөйләвеңне аңламыйм, – диде. Ул шушы сүзләрне әйтүгә, әтәч кычкырды.
ул, урам якка чыгып, ачы күз яшьләре түкте.
Аллаһы ихтыяры белән көенү котылуга илтүче тәүбәгә китерә, моңа үкенергә кирәкми, ә инде бу дөнья китергән көенү үлемгә китерә.