7 Фәкыйрьләр бит һаман сезнең янда, һәм теләгән вакытта сез аларга игелек кыла аласыз, ә менә Мин һәрвакыт сезнең белән булмам.
Фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бит, Мин исә сезнең белән һәрвакыт булмам.
әмма Гайсә: – Куегыз, ник битәрлисез аны? Минем өчен изге эш эшләде ул, – диде. –
Балаларым! Мин сезнең белән инде озак булмам. Сез Мине эзләрсез, әмма сезгә дә яһүдиләргә әйткән сүзләремне әйтәм: сез Мин китәчәк урынга килә алмассыз.
Мин дөньяга Атамнан килдем һәм менә яңадан, дөньяны калдырып, Атам янына китәм.
Ә хәзер Мине җибәргән Зат янына барам, һәм сезнең берегез дә Миннән: «Кая барасың?» – дип сорамый.
Мин инде дөньяда түгел, ә алар әле дөньяда. Мин Синең яныңа барам. Изге Атам! Без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен, Миңа биргән Үз исемеңнең кодрәте белән аларны саклап тор.
Ә Аллаһы Үзенең изге пәйгамбәрләре аша борынгыдан сөйләгән барлык сүзләр гамәлгә ашканчы, Гайсә күктә калырга тиеш.
Чөнки җирегездә мохтаҗлар һәрвакыт булыр; шунлыктан мин сезгә кушам: ярлы һәм мохтаҗ кардәшегезгә кулыгыз юмарт булсын.
Имандашым, мәхәббәтең миңа олы шатлык һәм зур юаныч булды, чөнки синең аша иман итүчеләрнең күңелләре тынычланды.