68 Әмма Петер: – Мин берни белмим һәм синең нәрсә сөйләвеңне дә аңламыйм! – дип, аның сүзләрен инкяр итте. Һәм тышка, алгы ишегалдына чыгып китте. [Шулвакыт әтәч кычкырды.]
Петер исә, Гайсәдән арттарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Аның артыннан барды да, хезмәтчеләр арасына кереп утырып, учак янында җылына башлады.
Хезмәтче кыз, аны янә күреп, ишегалдындагы кешеләргә икенче тапкыр: – Бу кеше – аларның берсе, – диде.
Петер янә кызның сүзләрен инкяр итте. Бераздан ишегалдындагылар: – Ә син, чыннан да, аларның берсе бит. Син дә Гәлиләядән ич, – диделәр.
Нәкъ шул вакытта әтәч икенче тапкыр кычкырды. Петер исә, Гайсәнең «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең» дигән сүзләрен исенә төшереп, елап җибәрде.