44 Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз да ышанычлы сак астында озатыгыз», – дип, алар белән алдан сүз беркеткән иде.
Ә йортларыгызга сыланган кан – билге ул: канны күрүгә, Мин сезнең йортларыгызны читләтеп үтәчәкмен. Мин Мисыр җирен тар-мар иткәндә, сезгә бу куркыныч афәтнең берсе дә янамас.
Дус ясаган яралар – тугрыдыр; дошманның үбүе – ялган үбүдер.
Торыгыз, киттек! Күрегез, Миңа хыянәт итүче килә, – дип әйтте.
Ул әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә, кылыч һәм чукмарларын күтәреп, баш руханилар, канун белгечләре, өлкәннәр җибәргән халык төркеме дә ияреп килгән иде.
Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде һәм: – Остаз! – дип, Аны үбеп алды.
Нык кына кыйнаганнан соң, аларны зинданга ташладылар һәм зиндан каравылчысына тоткыннарны бик нык итеп сакларга әмер бирделәр.
Дошманнардан һич курыкмагыз: курыкмавыгыз – алар өчен һәлакәт, ә сезнең өчен – котылу билгесе. Бу – Аллаһы эше.
Мин, Паул, сәламләүләремне үз кулым белән язам. Бу – һәр язган хатымның үзенә хас билгесе.
Шулай булгач, сезгә кылган мәрхәмәтемә җавап итеп, сез дә атам йортына мәрхәмәт күрсәтергә Раббы белән ант итсәгез иде; атам белән анамның, ир һәм кыз туганнарымның җаннарын, аларның гаиләләрен үлемнән саклап калырга ышанычлы вәгъдәгезне бирсәгез иде.