Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Марк 14:40 - Изге Язма

40 Әйләнеп килгәч, шәкертләренең йоклавын күрде – аларның күзләрен йокы баскан иде. Алар Гайсәгә нәрсә әйтергә дә белмәделәр.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Марк 14:40
6 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

– Син әфәнде алдында акланыр өчен, без ни әйтә алыйк та, нәрсә аңлата алыйк?! – диде Яһүдә. – Аллаһы синең колларыңда гаеп тапты. Инде менә капчыгында касә табылган кардәшебез дә, аның белән бергә без дә – һәммәбез синең колларың булабыз.


Гайсә янә читкә китте һәм, шул ук сүзләрне кабатлап, дога кылды.


Өченче тапкыр әйләнеп килеп, Ул: – Һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! – диде. – Сәгате сукты: Адәм Углын әнә гөнаһлылар кулына тапшыралар.


Петерне һәм аның белән килгән шәкертләрне йокы баскан иде. Алар, уянып китеп, Гайсәнең балкып торган шөһрәтен һәм Аның янындагы ике кешене күрделәр.


Ә без беләбез: Канун нәрсә дә булса сөйли икән, ул Канун хакимлеге астында булганнарга сөйли. Шуның өчен беркем дә, үзен яклар өчен, авызын ача алмас, һәм бар дөнья Аллаһы каршында гаепле булыр.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ