34 – Йөрәгемне үлем сагышы басты, – диде Ул аларга. – Мине шушында көтеп торыгыз, уяу булыгыз!
Үзен үлем кулына тотып биргән, җинаятьчеләр исәбенә кертелгән өчен, Мин аның урынын бөекләр арасында ясармын, һәм табышны ул көчлеләр белән бүлешер. Ул күпләрнең гөнаһын үз өстенә алды, җинаятьчеләрнең яклаучысы, арадашчы булды».
Берегезнең дә күңеле эремиме, янәшәмнән узучылар?! Күз салыгыз һәм күрегез: ачуы ярсыган көнне Раббы мине дучар иткән, мин тарыган газап сыман, тагын берәр газап бармы икән?!
Ул аларга: – Йөрәгемне үлем сагышы басты, шушында көтеп торыгыз һәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде.
Күңелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу авыр сәгатьтән коткар!» – дипме? Ләкин Мин нәкъ шуның өчен килдем дә.
Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша, шуңа күрә дога кыла алу өчен, аек фикерле һәм тотнаклы булыгыз.
Аек һәм уяу булыгыз, дошманыгыз иблис, кемне дә булса йотып җибәрү өчен, арысландай акырып эзләнеп йөри.