29 – Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин баш тартмам, – дип каршы төште Аңа Петер.
Әмма үледән терелгәннән соң, Мин сездән алда Гәлиләягә бара торырмын.
– Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде аңа Гайсә.
Ашаганнан соң Гайсә Шимун Петердән: – Яхъя углы Шимун! Син Мине башка шәкертләремә караганда күбрәк яратасыңмы? – дип сорады. Петер Аңа: – Әйе, Хакимем! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде. Гайсә аңа: – Минем бәрәннәремне ашат, – диде.