19 Шәкертләре, хафага төшеп, берсе артыннан икенчесе: – Мин түгелдер бит? – дип, Аңардан сорый башлады.
Алар, хафага төшеп, берсе артыннан берсе: – Хакимем, мин түгелдер бит? – дип сорый башладылар.
Алар ашап утырганда, Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: арагыздан берәү, Минем белән бергә ашап утыручы, Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
Ул аларга: – Минем белән бер савытка икмәк манучы унике шәкертнең берсе ул, – дип җавап бирде.
Шәкертләре исә, Аның кем хакында сөйләвен һич аңламыйча, бер-берсенә караштылар.