16 Шәкертләре шәһәргә киттеләр, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә килеп чыкты; аннары алар бәйрәм табыны әзерләделәр.
Мин кушканны эшләдем: сөрген юлында кирәкле әйберләрне көндез алып чыктым, ә кичен, кулым белән диварны тишеп, йөгемне чыгардым да халыкның күз алдында җилкәмә күтәрдем.
Ул сезгә бәйрәм өчен әзерләнгән, өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер; безгә табынны әнә шунда әзерләгез.
Кич җиткәч, унике шәкерте белән бергә Гайсә килде.
Шәкертләр киттеләр, һәм бар нәрсә Гайсә әйткәнчә булып чыкты; бәйрәм табынын алар шунда әзерләделәр.
Аннары шәкертләреннән: – Мин сезне янчыксыз, биштәрсез, башмаксыз килеш юлга озаткан чакта, сезнең берәр нәрсәгә ихтыяҗыгыз булдымы? – дип сорады. – Һичбер нәрсәгә булмады, – дип җавап бирде тегеләр.
Әлеге вакыт җиткәч, ул хакта сөйләгәннәремне исегезгә төшерер өчен, боларны сезгә алдан әйтеп куйдым. Мин боларны сезгә башта ук сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә булдым.