14 ул кергән өйнең хуҗасына: «Остаз синнән: „Шәкертләрем белән Котылу бәйрәме ашын кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый», – дип әйтегез.
Гайсә юлга чыкканда, каршына бер кеше, йөгереп килеп, тезләренә егылды да: – Игелекле Остаз, мәңгелек тормышка ия булыр өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
Әгәр берәрсе: «Ник алай эшлисез?» – дип сораса, сез: «Ишәк безнең Хуҗага кирәк, Ул аны тиздән кире кайтарыр», – дип җавап бирегез.
Ул, ике шәкертен озатып, аларга әйтте: – Шәһәргә барыгыз, анда су чүлмәге күтәреп кайтучы бер кешене очратырсыз. Аның артыннан ияреп барыгыз да
Ул сезгә бәйрәм өчен әзерләнгән, өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер; безгә табынны әнә шунда әзерләгез.
йорт хуҗасына: «Остазыбыз синнән: „Котылу бәйрәме ашын шәкертләрем белән кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый», – дип әйтегез.
Моны әйткәч, Марта китеп барды һәм, сиздермичә генә, сеңлесе Мәрьямне чакырып: – Остаз монда, Ул сине чакыра, – диде.
Сез Мине Остаз һәм Хаким дип атыйсыз. Сез хаклы: Мин нәкъ Шулмын.
Менә Мин ишек төбендә шакып торам. Кем тавышымны ишетеп, ишеген ачса, аның янына керәчәкмен, һәм без бергә ашаячакбыз: Мин һәм ул.