12 Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә, Котылу бәйрәме хөрмәтенә бәрән чала торган көндә, шәкертләре Гайсәдән: – Котылу бәйрәме хөрмәтенә табынны Сиңа кайда әзерләргә? – дип сорадылар.
Беренче айның ундүртенче киченнән башлап, егерме беренче киченә кадәр төче икмәк ашагыз.
Шушы айның ундүртенче көненә кадәр һәркемнең терлеге үзендә саклансын, ә көне җиткәч, эңгер-меңгер төшүгә, Исраил халкыннан булган һәммәсе аларны суярга
Шул ук төнне, бәрәнне ут өстендә кыздырып, аның итен төче икмәк һәм ачы үләннәр белән бергә ашасыннар.
– Мисырдан, коллык йортыннан котылган көнегезне хәтерегездә саклагыз, – диде Муса халыкка. – Чөнки бу көндә Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән сезне шул җирдән алып чыкты. Ачы камырдан пешергән икмәк ашамагыз ул көнне.
– Хәзер шулай булсын. Без Аллаһының гадел ихтыярын шулай итеп үтәргә тиеш, – диде аңа Гайсә. Шуннан соң Яхъя риза булды.
Ике көннән Котылу һәм Төче күмәч бәйрәме иде. Баш руханилар һәм канун белгечләре Гайсәне хәйлә белән кулга алырга һәм үтерергә җай эзләделәр.
Аның ни өчен килүен ишеткәч, тегеләр, шатланышып, аңа акча вәгъдә иттеләр. Шуннан соң Яһүдә, руханилар кулына Гайсәне тапшырыр өчен, җай чыкканны көтеп йөри башлады.
Ул, ике шәкертен озатып, аларга әйтте: – Шәһәргә барыгыз, анда су чүлмәге күтәреп кайтучы бер кешене очратырсыз. Аның артыннан ияреп барыгыз да
Билгеләнгән вакыт җиткәч исә, Аллаһы Үз Углын монда җибәрде. Углы хатын-кыздан туды һәм яһүдиләр Канунына буйсынды.
Котылу бәйрәме корбанын сез Раббы Аллагыз сезгә яшәр өчен бирә торган шәһәрләрнең теләсә кайсында чалырга тиеш түгел,