Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Марк 14:11 - Изге Язма

11 Аның ни өчен килүен ишеткәч, тегеләр, шатланышып, аңа акча вәгъдә иттеләр. Шуннан соң Яһүдә, руханилар кулына Гайсәне тапшырыр өчен, җай чыкканны көтеп йөри башлады.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Марк 14:11
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ахаб Ильясны күрүгә: – Син мине тагын таптың, и дошман! – диде. Ильяс исә аңа: – Таптым, чөнки син, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, бөтен йөрәгең белән шуңа бирелдең, – дип җаваплады. –


– Теге кеше, арбасыннан төшеп, синең каршыңа атлаганда, минем йөрәгем синең янда түгел иде дип уйлыйсыңмы?! Көмеш вә кием-салым, зәйтүн вә йөзем бакчалары, вак вә эре терлек, кол ир вә кол хатын-кыз ала торган вакытмы хәзер?!


Явыз эшләре, ялганнары белән алар патша вә түрәләрнең күңелен сөендерәләр.


Шуннан соң, унике шәкертнең берсе Яһүдә Искариот баш руханилар янына барып:


– Әгәр сезгә Гайсәне тапшырсам, миңа нәрсә бирерсез? – диде. Алар аңа утыз көмеш тәңкә санап бирделәр.


Шунда унике шәкертнең берсе, Яһүдә Искариот исемлесе, Гайсәгә хыянәт итәргә ниятләп, баш руханилар янына килде.


Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә, Котылу бәйрәме хөрмәтенә бәрән чала торган көндә, шәкертләре Гайсәдән: – Котылу бәйрәме хөрмәтенә табынны Сиңа кайда әзерләргә? – дип сорадылар.


Шунда унике шәкертнең берсенә – Искариот кушаматлы Яһүдәнең эченә шайтан керде,


Бар явызлыкның башлангычы – акчага хирыслык. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр.


Кайгы аларга, чөнки алар Кабил юлыннан баралар. Акча хакына Билгамның ялгышлыкларын кабатлыйлар, фетнә чыгарган өчен, Корахтай һәлак булалар.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ