5 Хуҗа кеше янә бер хезмәтчесен юллаган – анысын үтергәннәр. Башкаларын да җибәреп караган: кайсын кыйнаганнар, кайсын үтергәннәр.
Син аларны күп еллар сабыр гына көттең; пәйгамбәрләрең аша Үзеңнең Рухың белән үгетләп, кисәтеп торсаң да, алар игътибар итмәделәр. Шунлыктан Син аларны чит халыклар кулына тапшырдың.
ә калганнары исә хезмәтчеләрне тотып кыйнаганнар һәм үтергәннәр.
Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче һәм хозурыңа җибәрелгәннәрне ташлар атып кыйнаучы Иерусалим! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә халкыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез!
Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдә сезгә әҗере зур булачак. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр.
Бакча хуҗасы икенче хезмәтчесен юллаган. Ләкин аны, башын җәрәхәтләп, мыскыл итеп җибәргәннәр.
Ахыр чиктә аның бер генә кешесе – сөекле углы калган. Шуннан әлеге хуҗа: «Углыма алар хөрмәт күрсәтерләр», – дип уйлап, аны озаткан.
Тик Мин сезгә, Ильяс килде инде һәм, алдан язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр, дип әйтәм.
Күктәге Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз.