41 Гайсә, сәдака сандыгы янына утырып, халыкның акча салуын күзәтеп торды. Байларның күбесе акчаны мулдан салды.
Шуннан соң рухани Еһояда бер тартма алды да, өстенә тишек уеп, аны Раббы йортына кергән уңайга уң тарафка, мәзбәх янына урнаштырды. Бусага төбендә сакта торучы руханилар Раббы йортына килгән бөтен көмешне шунда сала бардылар.
Баш руханилар тәңкәләрне алып: – Боларны Аллаһы йортындагы хәзинәгә салу канунга сыймый: бу – канлы тәңкәләр, – диделәр.
Шунда бер фәкыйрь тол хатын, килеп, ике данә вак акча (бер кодрант) салды.
Гайсә бу сүзләрне, Аллаһы йортында гыйлем биргәндә, сәдака сандыгы янында әйтте. Берсе дә Аны кулга алмады, чөнки Аның вакыты әле килеп җитмәгән иде.