Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Марк 12:26 - Изге Язма

26 Ә инде үлгәннәрнең терелүе мәсьәләсенә килгәндә, Муса китабындагы хикәядә Аллаһының янып торган күгән куагы арасыннан: «Мин – Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы», – дип әйткән сүзләрен укымадыгызмыни?

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Марк 12:26
16 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Һәм шул төнне аңа Раббы күренеп әйтте: – Мин – синең атаң Ибраһимның Алласы. Курыкма, Мин синең яныңда! Мин сине мөбарәк кылам, колым Ибраһим хакына синең нәсел варисларыңны үрчеткәннән-үрчетәчәкмен, – диде.


Менә баскычта Раббы Үзе күренде һәм әйткән сүзләре ишетелде: – Мин – Раббы, бабаң Ибраһим һәм Исхакның Алласымын! – диде Ул. – Син ятып йоклаган бу җирне Мин сиңа һәм синең нәсел токымнарына бирәчәкмен.


Атамның Алласы, Ибраһимның Алласы һәм Исхакның Куркусы минем янда булмаса, син мине хәзер буш кул белән озатып җибәргән булыр идең. Аллаһы минем хәлемә керде, кулларымның хезмәт җимешен күреп, кичә төнлә хөкемен чыгарды – синнән яклады мине.


Аннары Аллаһыга ялварып дога кылды: – И бабам Ибраһимның, атам Исхакның Раббы Алласы! Син: «Туган җиреңә, кардәшләрең янына кайт, Мин сиңа игелек кылырмын!» – дип вәгъдә бирдең.


Шул җирдә үк мәзбәх ясап, аңа Эл-Илаһи-Исраил дип исем бирде.


Бар, Исраил өлкәннәрен җый һәм аларга тапшыр: «Сезнең ата-бабаларыгызның Раббы Алласы – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы – минем алда пәйда булды һәм: „Мисырда сезнең белән ни-нәрсә эшләүләрен күреп,


Изге язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде. Раббы тарафыннан кылынды бу, һәм безнең күзләр өчен бу могҗизадыр», – дигәнне әллә сез укымадыгызмы?


Үледән терелгәннәр өйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. Алар күктәге фәрештәләр сыман булырлар.


Ә инде янып торган күгән куагы турында сөйләгәндә, Муса үзе дә, Раббыны «Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы» дип атап, үлеләрнең терелүен күрсәткән.


Гайсә аңа: – Миңа кагылма, чөнки Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Туганнарым янына кайтып әйт: «Мин Үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең Аллам һәм сезнең Аллагыз янына күтәреләм», – диде.


Аллаһы алдан ук сайлап алган халкын кире какмады. Әллә сез Изге язмада Ильяс хакында нәрсә әйтелгәнне белмисезме? Исраил халкы турында Аллаһыга зарланып, ул менә нәрсә дигән:


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ