25 Үледән терелгәннәр өйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. Алар күктәге фәрештәләр сыман булырлар.
– Үлеләр терелгәндә, алар өйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. Алар күктәге фәрештәләрдәй булачаклар.
– Сез ялгышасыз. Ни өчен дисәгез, Изге язманы һәм Аллаһы кодрәтен белмисез, – диде аларга Гайсә. –
Ә инде үлгәннәрнең терелүе мәсьәләсенә килгәндә, Муса китабындагы хикәядә Аллаһының янып торган күгән куагы арасыннан: «Мин – Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы», – дип әйткән сүзләрен укымадыгызмыни?
Газиз дусларым, без – хәзер Аллаһы балалары, әмма безнең нинди булачагыбыз әле билгеле түгел. Шуны беләбез ки: Мәсих күренгәндә, без Аңа охшарбыз, чөнки без Аны, чынлыкта ничек булса, шулай күрербез.