16 Аңа тәңкә алып килеп бирделәр, һәм Гайсә алардан: – Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады. – Кайсарныкы, – дип җавап бирде алар.
Аларның икейөзлелеген белгәнгә, Гайсә: – Нәрсәгә дип сыныйсыз сез Мине? Бер динарлык тәңкә күрсәтегез әле, – диде.
Шуннан Гайсә: – Кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде. Аның бу җавабына тегеләр таң калды.
Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңа мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә» һәм «Раббының исемен телгә алган һәр кеше явызлыктан читләшсен».
Җиңүчене Аллам йортының баганасы итеп куячакмын, һәм ул инде аннан чыкмаячак. Аның өстенә Алламның исемен һәм күктән, Алламнан иңәчәк шәһәрнең – яңа Иерусалимнең исемен һәм Үземнең яңа исемемне язачакмын.