12 Гайсә сөйләгән гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, яһүдиләрнең башлыклары Аны кулга алырга теләгән иде дә, халыктан курка калды. Шуңа күрә алар Аны калдырып китеп барды.
Баш руханилар һәм канун белгечләре бу хакта ишеткәч, Гайсәне һәлак итү әмәлен эзләргә тотындылар. Чөнки бар халык Аның гыйлем бирүен таң калып тыңлаганга, алар Аңардан курка иделәр.