51 – Син миннән нәрсә көтәсең? – дип сорады аңардан Гайсә. – Остаз, күзләрем күрсә иде! – диде сукыр адәм.
Шул төнне Аллаһы Сөләйманга күренеп: – Теләгәнеңне сора, – диде.
мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләүне һәм кешеләрнең аларны «остаз» дип атауларын яраталар.
Ә сезне «остаз» дип атамасыннар, чөнки сезнең тик бер Остазыгыз бар һәм сез – бер-берегезгә туганнар.
Аларга охшамагыз. Атагыздан сораганчы ук, нәрсәгә мохтаҗ булуыгызны Ул белә бит.
Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – сезгә ачарлар.
– Сезнең өчен Мин нәрсә эшләргә тиеш? – дип сорады Ул.
Бартимәй, өс киемен салып ташлап, сикереп торды да Гайсә янына йөгереп килде.
Гайсә аңа: – Мәрьям! – диде. Ә ул әйләнеп карап, яһүдчә: – Раббуни! – дип әйтте. (Раббуни – Остаз дигәнне аңлата.)
Гаскәриләр башлыгы, егетнең кулыннан тотып, читкәрәк алып китте. – Син миңа нәрсә әйтергә телисең? – дип сорады ул аннан.
Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма догаларыгыз һәм ялваруларыгызда Аллаһыга үтенечләрегезне һәрвакыт шөкер итеп белдерегез.