4 – Муса әйтүенчә, ир кеше, хатынына талак хаты язып биреп, аны аерып җибәрә ала, – дип җаваплады алар.
Раббы болай ди: «Мин куып чыгарган әнкәгезнең талак хаты бармы әллә?! Яисә Мин сезне берәрсенә әҗәтемне кайтарыр өчен сатып җибәрдемме?! Менә, гөнаһларыгыз өчен сатылдыгыз сез, сезнең җинаятьләр аркасында куылды әнкәгез.
Әгәр дә ире хатынын аерып җибәрсә, һәм ул бүтән ирнең хатыны була калса, беренче ир элекке хатынына кире кайта алмый! Югыйсә ошбу җир нәҗесләнер иде. Ә син, Исраил, күп сөяркәләр белән уйнашлык итеп, Миңа кире кайтырга җыенасыңмы? – дип белдерә Раббы. –
Ире Йосыф исә тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас өчен, ярәшүне яшертен генә өзәргә ниятләгән.
– Алай булса, нигә соң Муса ирләргә үз хатынына талак хаты биреп, аерып җибәрергә рөхсәт иткән? – диделәр алар.
– Муса сезгә нәрсә эшләргә кушты соң? – диде Гайсә.