29 – Хак сүз әйтәм сезгә: йортын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен, ата-анасын, балаларын йә булмаса басуларын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем
Күзләре төшкән һәр әйберне алырга кызыкмасыннар, чөнки Мисырда яхшы ни-нәрсә бар, һәммәсе аларныкы булыр.
Сезне идарәчеләр, патшалар каршына Минем аркада алып барырлар. Сез аларга һәм халыкларга шаһитлык бирерсез.
Йортларын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен яки ата-анасын, балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган һәркем йөз тапкыр күбрәк алачак һәм мәңгелек тормышка ия булачак.
Барыннан да бигрәк Аллаһының Патшалыгын һәм гадел ихтыярын эзләгез, һәм боларның барысы да сезгә насыйп ителер.
Җанын саклап калырга теләгән адәм аны югалтыр. Ә инде җанын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына югалткан адәм аны саклап калыр.
Гайсә аларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгы хакына йортын яки хатынын, агай-энеләрен, ата-анасын яки балаларын калдырган һәркем,
Яхшы хәбәрнең фатихаларын уртаклашыйм дип, боларның һәммәсен Яхшы хәбәр бәрабәренә эшлим.
Чыдамлыгың барлыгын, Минем исемем өчен күп нәрсәләр кичереп тә арымаганыңны беләм.