12 Шулай ук хатын кеше дә, иреннән аерылып, башкага кияүгә чыкса, зина кыла, димәк.
Ә Мин сезгә әйтәм: әгәр ир кеше, зина кылудан башка сәбәп аркасында хатыны белән аерылышса, ул хатынын зина кылуга этәрә. Аерылган хатынга өйләнгән кеше дә зина кыла.
Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез торсын яки үз ире белән яңадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын.
Берәр хатынның ире иман итми икән һәм ир аның белән яшәргә риза булса, хатын аны ташламаска тиеш.