9 Шул көннәрдә Яхъя янына Гәлиләя өлкәсенең Насара шәһәреннән Гайсә килде, һәм Яхъя Аны Үрдүн елгасына чумдырып алды.
Насара шәһәренә барып урнашты. Пәйгамбәрләр аркылы «Аны „Насаралы“ дип атарлар» дигән сүзләр шулай гамәлгә ашты.
Судан чыгуга, Гайсә күк капусының ачылуын һәм Рухның күгәрчен рәвешендә Үзенә иңүен күрде;
Мин сезне суга чумдырсам, Ул сезне Изге Рухка чумдырыр.
Гайсә алар белән бергә Насарага әйләнеп кайтты һәм ата-анасына карата бик итагатьле булды. Әнисе Мәрьям бу хәлләрнең барысын күңеленә салып куйды.