39 Ул шулай, гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сөйләп, җен кагылган кешеләрдән җеннәрен куып, бөтен Гәлиләя җире буйлап йөрде.
Гайсә бөтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә гыйлем биреп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне сөйләп, халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөрде.
Гайсә гыйбадәтханәләрдә гыйлем биреп, бөтен шәһәрләр һәм авыллар буйлап Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөрде.
Алар бергәләп Кәпәрнаум шәһәренә килделәр; шимбә көн җитүгә, Гайсә гыйбадәтханәгә барды һәм шунда гыйлем бирә башлады.
Шулвакытны гыйбадәтханә эчендә җен кагылган бер адәм бар иде:
– Башка урыннарга, күрше авыл-шәһәрләргә китик, Миңа анда да Яхшы хәбәрне таратырга кирәк. Мин бит шуның өчен килдем, – диде Гайсә.
Гайсә яңадан гыйбадәтханәгә килде. Анда кулы корышкан бер кеше бар иде.
Аларның ышанмаулары Гайсәне гаҗәпкә калдырды. Гайсә, әйләнә-тирәдәге авылларда йөреп, халыкка гыйлем бирүен дәвам итте.
Хатын өенә әйләнеп кайтты һәм кызының түшәктә исән-сау ятуын күрде. Җен аның эченнән чыккан иде инде.
Шулай ук байтак кешедән: «Син – Аллаһы Углы», – дип кычкыра-кычкыра җеннәр дә чыкты. Әмма Гайсә җеннәрне сөйләүдән тыйды, чөнки алар Аның Мәсих икәнлеген белә иде.