34 Гайсә төрле авырулардан интеккән байтак кешене савыктырды, күп җеннәрне куып чыгарды. Җеннәр Аның Кем булуын белгәнгә күрә, Ул аларга һичнәрсә әйтергә рөхсәт итмәде.
Гайсә бөтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә гыйлем биреп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне сөйләп, халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөрде.
Бөтен Сүрия буйлап Аның хакында хәбәр таралды. Янына төрле авырулардан һәм интектергеч чирләрдән җәфаланганнарны, җенлеләрне, өянәк белән авырганнарны һәм паралич сукканнарны алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды.
Әмма Гайсә адәм эчендәге җенгә: – Шым бул! Чык аңардан! – дип боерды.
Әмма Гайсә Үзенең кем булуы хакында сөйләүдән явыз рухларны катгый итеп тыйды.
Шулай ук байтак кешедән: «Син – Аллаһы Углы», – дип кычкыра-кычкыра җеннәр дә чыкты. Әмма Гайсә җеннәрне сөйләүдән тыйды, чөнки алар Аның Мәсих икәнлеген белә иде.