31 Гайсә аның янына килеп кулыннан тотты да торырга булышты. Хатынның кызышуы бетте, һәм ул аларга табын әзерли башлады.
Анда читтән карап торучы күп хатыннар да бар иде (алар Гайсәгә Гәлиләядән ияреп килгән һәм Аңа хезмәт иткән иделәр).
Шимунның кайнанасы кызышып-авырып ята иде, бу хакта шундук Гайсәгә әйттеләр.
Ә инде кич җитеп кояш баегач, Гайсә янына барлык авыру һәм җен кагылган кешеләрне алып килә башладылар.
Алар Гайсәгә ияреп йөри һәм, Ул Гәлиләядә чакта, Аңа хезмәт итә иделәр. Анда Аның белән Иерусалимгә килгән хатыннар да байтак иде.
Баланың кулыннан тотып, Гайсә аңа: – Талита, кум! («Кызым, сиңа әйтәм, тор!») – диде.
Петер, кулын биреп, аны торгызды һәм изгеләрне, тол хатыннарны чакырып, Табитаны алар каршына тере килеш бастырып куйды.