13 Гайсә, чүлдә кырык көн булып, шайтан тарафыннан вәсвәсәгә салынды. Ул анда кыргый хайваннар арасында яшәде, ә фәрештәләр Аңа хезмәт күрсәтте.
Муса, тауга күтәрелеп, болытлар эченә керде; әлеге тауда ул кырык көн һәм кырык төн булды.
Муса анда Раббы белән кырык көн вә кырык төн булды, берни ашамады да, эчмәде дә; таш такталарга килешүнең сүзләрен – ун боерыкны язды.
Әллә Мин Атама мөрәҗәгать итә алмыйм, дип уйлыйсыңмы?! Ул шунда ук Миңа унике гаскәрдән дә артыграк фәрештәләрен җибәргән булыр иде!
Шуннан соң, Рух Гайсәне, иблис тарафыннан вәсвәсәгә салу өчен, чүлгә ияртеп алып китте.
Изге Рух белән сугарылган Гайсә Үрдүн буеннан чүлгә китте, һәм Рух Аны чүл буйлап йөртте.
Кырык көн һәм кырык төн үткәч, Раббы миңа Килешү язылган шул ике таш тактаны бирде.
Сезнең барлык гөнаһларыгыз өчен, Раббы каршында явызлыклар кылып Аны ачуландырганыгыз өчен, элеккеге кебек кырык көн, кырык төн ашамый-эчми Раббы алдында җиргә капланган килеш тордым.
Мин Раббы каршында кырык көн, кырык төн җиргә капланган килеш тордым, чөнки Ул сезне юк итәргә теләде.
Иманыбызның сере бөек булуы бәхәссез: Ул кеше тәнендә пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, дөньяда иман белән кабул ителде, дан белән күккә ашырылды.
Олуг Руханиебыз җитешмәгән якларыбызны аңламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел, чөнки Ул безнең кебек үк һәр яклап сыналды, тик һич кенә дә гөнаһ кылмады.