Малахи 3:7 - Изге Язма7 Ата-бабаларыгыз яшәгән заманнардан башлап, сез Минем кагыйдәләремнән читкә борылдыгыз, аларны үтәмәдегез. Миңа кайтыгыз, шуннан соң Мин дә сезгә кайтырмын. Әмма сез: «Ничек кайта алабыз соң без?» – дип сорыйсыз, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Көне буе Мин Үземнең буйсынмас халкыма, үзләре сайлаган начар юлдан йөрүчеләргә кулларымны сузып тордым. Йөземә карап, Мине һәрчак мәсхәрә иткән, бакчаларда корбан китергән, кирпеч мәзбәхләрдә хуш исле сумала-майлар көйрәткән, каберләр арасында утырган, тау куышларында төн үткәргән, дуңгыз ите ашаган, нәҗес иттән шулпа пешергән, бер-берсенә: „Ераграк тор, килмә яныма, синең өчен мин артык пакьмен“, – дигән кешеләргә сузып тордым Мин кулларымны. Бу халык – Минем борынымны әчеттереп көнозын янып торган учак төтенедер.