Малахи 3:16 - Изге Язма16 Раббы исемен курку вә хөрмәт белән телгә алучыларның үзара сөйләшүен Раббы ишетте, һәм әлеге адәмнәрнең исемнәре Аның хозурындагы китапка язылды. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Ахаб патша үзенең сарай башлыгы Убадияне чакыртып китереп (әлеге Убадия Раббыдан куркып Аны хөрмәт итүчеләрдән иде. Мәликә Изебел Раббы пәйгамбәрләренең җаннарын кыя башлагач, ул, йөз пәйгамбәрне таудагы ике мәгарәгә иллешәр-иллешәр итеп яшереп, аларны шунда ашатып-эчертеп тота) аңа: – Җирдәге бөтен кизләү вә инешләрне йөреп чыгыйк, мал-туарны харап итмәс өчен, берәр җирдә атларга һәм качырларга ашатырдай үлән тапмабызмы, – диде.
– Сезнең янга Мин хөкем итәр өчен киләчәкмен һәм сихерчеләргә, зина кылучыларга, ялган ант бирүчеләргә, ялланган эшчегә хезмәт хакы түләмәүчеләргә, тол хатын вә ятим баланы җәберләүчеләргә, читтән килгән кешеләрне рәнҗетүчеләргә һәм Миннән курыкмаучыларга каршы шаһитлык итәчәкмен, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.