Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Малахи 2:5 - Изге Язма

5 Аның белән төзегән килешүем тормыш вә иминлек бирүче килешү иде. Левиләр күңеленә Мин курку салдым, һәм алар Миннән куркып тордылар, исемемә хөрмәт күрсәттеләр.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Малахи 2:5
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Сез адәм углын югарыдан түбән тәгәрәтмәкче һәм алдашудан ләззәт табасыз; телегездә хәерхаһ сүзләр булса да, күңелегездән кешегә ләгънәт укыйсыз.


Туры юлдан йөрүче кеше Раббысына хөрмәт күрсәтә, ә юлы бозык кеше Аны санга да сукмый.


Сарыклар кыргый далаларда хәвеф-хәтәрсез яши, урманнарда тыныч йоклый алсын өчен, Мин, алар белән тынычлык турында килешү төзеп, кыргый җәнлекләрне ул җирдән куып җибәрермен.


Алар белән тынычлык килешүе төзермен, ул килешү алар белән мәңгегә беркетелер. Мин аларны үз җирләрендә урнаштырырмын, саннарын ишәйтермен, Үземнең изге урынымны мәңгегә алар арасына куярмын –


Рухани Һарун углы Элгазардан туган Пинхәс, моны күреп, җәмәгать җыеныннан чыкты һәм кулына сөңгесен алды да,


исраили ир артыннан йокы бүлмәсенә кереп, шул ирне һәм мидьяни хатынны чәнчеп үтерде. Шуннан соң исраилиләрне харап итүче үләт зәхмәте тукталды.


– Беренче булып туган барлык Исраил угыллары урынына левиләрне ал; исраилиләрнең терлеге урынына да левиләрнекен ал. Мин – Раббы, һәм левиләр Минеке булсыннар.


Левиләрне пакьләгәннән һәм, күтәреп селкегән бүләк кебек, Раббыга багышлаганнан соң, хезмәт итәр өчен, алар Очрашу чатыры янына килә алалар. Левиләр – исраилиләр арасыннан тулысынча Миңа тапшырылган затлар.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ