Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Малахи 1:8 - Изге Язма

8 Корбанга сукыр мал китерү начар эш түгелме?! Аксак яисә чирле мал китерү начар гамәл түгелме?! Шундый терлекне үзегезнең идарәчегезгә бүләккә алып килсәгез, ул сездән канәгать калыр, сезгә игелекле булыр иде микән?! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Малахи 1:8
10 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шуның өчен җиде үгез, җиде сарык тәкәсе алыгыз да колым Әюбкә барыгыз. Шул малларны үзегез өчен тулаем яндыру корбаны итеп китерегез. Колым Әюб Минем алда сезнең хакка дога кылыр, һәм Мин аның догасын кабул итәрмен – ахмаклыгыгыз өчен, Минем турыда колым Әюб кебек дөрес сөйләмәгәнегез өчен җәзага тартмамын.


Син аңа күңеле теләгәнне бирдең, теленнән төшкән үтенечен кире какмадың.


Бу халык турында Раббы менә нәрсә ди: – Хактыр: аякларын тыя алмыйча, тегендә-монда сугылып йөрергә ярата алар. Шуңа күрә Мин бу халыктан риза түгел: кылган җинаятьләрен исемә төшереп, гөнаһлары өчен хәзер җәза бирәм!


Алар Миңа корбаннар тәкъдим итә, корбан ите ашый, тик ул корбаннар Раббы күңеленә хуш килми; хәзер Мин, аларның бозык эшләрен исләренә төшереп, гөнаһлары өчен җәза бирәчәкмен, һәм алар Мисырга әйләнеп кайтачак.


Дәрәвеш патша хакимлегенең икенче елында, алтынчы айның беренче көнендә Яһүдә илендәге өлкә башлыгы Шеһалтиел углы Зеруббабелга вә баш рухани Яһосадак углы Ешуага Хәггәй пәйгамбәр аша Раббы сүзе килеп иреште. Хәггәй болай диде:


Минем мәзбәхемдә кирәксезгә ут яндырмас өчен, берәрегез йортымның капкаларын бикләп куйса, әйбәтрәк булыр иде. Мин сездән канәгать түгел, алып килгән әйберләрегезне кабул итмим! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.


Сез Минем мәзбәхемә хәрәм ризык алып киләсез, ә үзегез: «Ничек итеп без Сине кимсетәбез?» – дип сорыйсыз. Сез бит: «Раббы табыны ихтирамга лаек түгел», – дип саныйсыз.


Әгәр хайванның ниндидер кимчелеге табылса (аксак, сукыр яки башкача имгәнгән булса), аны Раббы Аллагызга корбан итәргә тиеш түгелсез.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ