Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Малахи 1:7 - Изге Язма

7 Сез Минем мәзбәхемә хәрәм ризык алып киләсез, ә үзегез: «Ничек итеп без Сине кимсетәбез?» – дип сорыйсыз. Сез бит: «Раббы табыны ихтирамга лаек түгел», – дип саныйсыз.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Малахи 1:7
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Биеклеге өч терсәк, озынлыгы ике терсәк булган мәзбәх – аның мөгезләре, нигезе, ян яклары – агачтан эшләнгән. Теге ир миңа: – Бу – Раббы алдындагы өстәл, – диде.


Бары тик алар гына Минем Изге бүлмәмә керерләр һәм, Миңа хезмәт итәр өчен, эшләремне башкарыр өчен, өстәлем янына якынаерлар.


Раббыга китерелә торган бер генә икмәк бүләген дә чүпрә кушып пешермә, чөнки Раббыга багышлап яндырыла торган бүләктә чүпрә дә, бал да булырга тиеш түгел.


Рухани үз Алласының изгесе булырга һәм Аллаһы исемен хурламаска тиеш, чөнки Раббыга багышланган яндыру бүләген, ягъни Аллаһының ризыкларын тәкъдим итә ул. Шулай булгач, ул изге булырга тиеш.


Аллаһыга ризык тәкъдим иткән руханины изге дип белегез; аларны изге дип хөрмәтләгез, чөнки Мин, сезне изге итүче Аллаһы, изгемен.


Рухани аларны мәзбәхтә яндырсын. Бу, ризык буларак, – Раббыга багышланган яндыру бүләге.


Ә сез, Минем исемне хурлап: «Хуҗа-Хаким табынының да, ризыгының да ис китәрлек нәрсәсе юк», – дисез.


Урланган, аксак вә чирле малны корбанга китерәсез, ә үзегез: «Күпме мәшәкать!» – дисез. Ни өчен Мин сезнең кулдан андый корбанны кабул итәргә тиеш?! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. –


Корбанга сукыр мал китерү начар эш түгелме?! Аксак яисә чирле мал китерү начар гамәл түгелме?! Шундый терлекне үзегезнең идарәчегезгә бүләккә алып килсәгез, ул сездән канәгать калыр, сезгә игелекле булыр иде микән?! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.


Хаким Гайсәнең касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә эчә алмыйсыз. Бер үк вакытта Хакимнең дә, җеннәрнең дә табынында катнаша алмыйсыз бит инде.


Әгәр хайванның ниндидер кимчелеге табылса (аксак, сукыр яки башкача имгәнгән булса), аны Раббы Аллагызга корбан итәргә тиеш түгелсез.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ