61 Тагын берсе: – Мин Сиңа ияреп китәм, Әфәндем! Тик башта өемдәгеләр белән саубуллашып килергә рөхсәт ит, – диде.
Шунда Элиша, үгезләрен калдырып, Ильяс артыннан йөгерде һәм аңа: – Ата-анамны үбеп хушлашырга рөхсәт бир миңа, аннары мин синең белән китәрмен, – диде. – Бар, – дип җаваплады аңа Ильяс, – мин сине тотмыйм.
Хәл кадәренчә кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, чөнки син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк.
– Минем яныма килүче үзенең атасын, анасын, хатынын, балаларын, ир һәм кыз туганнарын, хәтта үзенең гомерен Миннән кадерлерәк күрсә, ул кеше Минем шәкертем була алмый, – диде. –
анда имандашым Титусны таба алмаганлыктан, йөрәгем үз урынында түгел иде. Шунлыктан, андагылар белән хушлашып, Македуниягә киттем.
Атасы вә анасы хакында ул: „Мин алар турында уйламыйм“, – диде; туганнарын калдырып, балаларын онытып, ул бары Синең сүзеңне саклады, Синең Килешүеңә тугры калды.