6 Шәкертләр юлга чыктылар һәм, авылдан-авылга йөреп, барган һәр җирдә Яхшы хәбәр турында сөйләделәр, авыруларны савыктырдылар.
Ә шәкертләре, китеп, бөтен җир йөзе буйлап Яхшы хәбәрне таратып йөрделәр, һәм Хаким Гайсә, аларга ярдәм итеп, аларның сөйләгәннәрен илаһи билгеләр белән раслап торды.
Шуннан Гайсә шәһәр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде. Унике шәкерте Аның белән булды.
Кулыңны суз һәм Изге Хезмәтчең Гайсә исеме белән савыктыр, галәмәтләр, могҗизалар күрсәт.
Петер үтеп барганда, «Һич булмаса аның күләгәсе төшсен иде» дигән теләк белән авыруларны урамнарга чыгарып, ятакларга һәм түшәкләргә салдылар.