Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 9:54 - Изге Язма

54 Гайсәнең шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя, моны күреп: – Хакимебез! Күктән ут төшеп аларны юкка чыгарсын, дип боеруыбызны телисеңме? – диделәр.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 9:54
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шулчакны Сәрүя углы Әвишәй: – Ни өчен эттән туган бу нәрсә минем әфәндем патшаны яманлый?! Барып, башын кыеп төшерергә рөхсәтеңне бир, – дип, патшага мөрәҗәгать итте.


Гибгонда яшәүчеләр исраилиләр түгел, ә бәлки амориләр иде. Исраилиләр аларга зыян-зарар кылмаска ант иткән була, әмма исраилиләрне һәм яһүдиләрне кайгыртып, Шаул гибгонлыларны кырып бетерергә карар кыла. Давыт, гибгонлыларны җыеп: – Мин сезгә нәрсә эшли алам? Сез Раббы халкына хәер-фатиха күндерсен өчен, гаебебезне ничек юа алам? – дип сорады.


Шуннан ул Ильяс янына илле кешелек гаскәр белән үзенең гаскәрбашын җибәрде. Алар килеп җиткәндә, Ильясның тау өстендә утырган чагы иде. Төркем башлыгы аңа: – Аллаһы кешесе! Патша сиңа түбән төшәргә боера, – диде.


– Әйдә минем белән, Раббы өчен ничек җан атып торуымны күрерсең, – диде дә үзе белән утыртып алып китте.


Ләкин Исраилнең Раббы Алласы кануннарын Еһү ихлас күңелдән үтәмәде. Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Яробам кылган гөнаһлардан һич читләшә алмады.


Үтерү вакыты бар һәм дәвалау вакыты бар; җимерү вакыты бар һәм төзү вакыты бар.


Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя (Гайсә аларны «Боаниргес» дип атады, бу – «Күк күкрәү угыллары» дигәнне аңлата),


Ләкин Гайсә, шәкертләренә таба борылып, аларны бу эштән тыйды.


Ул зур галәмәтләр күрсәтте, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут яудыра иде.


Башларының берсе үләр дәрәҗәдә яраланган иде, аннан соң ул ярасы төзәтелде. Бөтен җир гаҗәпкә калып, җанвар артыннан китте


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ