34 Петер шулай дип сөйләп торган арада, бер болыт, пәйда булып, аларны каплап алды. Болыт эчендә калгач, шәкертләр бик курыктылар.
Мисыр турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Менә, Раббы, җитез болытка утырып, Мисырга киләчәк. Аның каршында Мисыр потлары дер калтыраячак, мисырлыларның йөрәге куркудан туктап калачак.
Мин, әлеге гаҗәеп күренешкә текәлеп, берүзем торып калдым. Шуннан мин хәлсезләнеп киттем, йөзләрем мәетнеке сыман агарды, көчем бетте.
Әлеге кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер Гайсәгә: – Остаз! Безнең монда булуыбыз ничек яхшы! Әйдәгез, өч чатыр корыйк, берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска, – диде. Ул нәрсә әйткәнен үзе дә белми иде.
Шулвакыт болыт эченнән: – Бу – Минем Углым, Мин Аны Үзем сайлап алдым. Аны тыңлагыз! – дигән өн килеп иреште.
Мин Аны күргәч, үле кешедәй, аяклары алдына егылдым. Ул исә Үзенең уң кулын миңа тидереп, болай диде: «Курыкма! Мин – Беренче һәм Соңгы,
– Әҗәлебез җиткән, күрәсең, – диде Маноах хатынга. – Без бит Аллаһыны күрдек.
Аның дөрестән дә Раббы фәрештәсе булуын аңлагач: – И-и Хуҗа-Раббым, – диде Гидеон авыр көрсенеп. – Раббы фәрештәсен йөзгә-йөз күрдем бит!