12 Көн кичкә авыша башлады. Унике шәкерт, Гайсә янына килеп: – Зинһар, халыкны тарат, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып, үзләренә кунар урын эзләсеннәр. Кешесез урын бит бу, – диде.
Сарыклар кыргый далаларда хәвеф-хәтәрсез яши, урманнарда тыныч йоклый алсын өчен, Мин, алар белән тынычлык турында килешү төзеп, кыргый җәнлекләрне ул җирдән куып җибәрермен.
Корылыктан кибеп беткән чүлдә каңгырып йөргәндә, сезне Мин кайгырттым.
Гайсә исә бу хакта ишеткәч, ялгызы гына көймәгә утырып, аулак урынга китте. Әмма бу турыда билгеле булгач, кешеләр шәһәрләреннән чыгып, артыннан җәяүләп киттеләр.
Әмма Гайсә аңа бер сүз белән дә җавап кайтармады. Шәкертләре, янына килеп, Аңардан үтенә башладылар: – Җибәр аны. Югыйсә ул кычкырып безнең арттан килә.
Гайсә шәкертләрен чакырып, аларга: – Кешеләр кызганыч. Алар янымда инде өч көн, ә ашарларына һичнәрсәләре юк. Аларны ач килеш җибәрәсем килми: юлда хәлсезләнерләр, – дип әйтте.
Ләкин Гайсәнең кая киткәнен белеп, халык Аның артыннан иярде. Гайсә аларны теләп кабул итте, аларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләде һәм дәвалауга мохтаҗларны терелтте.
Ә Гайсә: – Үзегез ашатыгыз аларны, – дип җавап кайтарды. – Безнең биш икмәк белән ике балыктан башка һичнәрсәбез юк. Биредәге кешеләрнең һәммәсенә ризыкны без сатып алыйкмы? – диде шәкертләр.
Шуннан соң Гайсә Гәлиләя күленең аръягына китте. Ул күл Тибериас күле дип тә атала иде.
чөнки догаларыгыз һәм Гайсә Мәсихнең Рухы ярдәме белән, боларның барысының да котылуыма булышуын беләм.