Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 8:8 - Изге Язма

8 Ә башка орлыклар яхшы җиргә төшеп үсеп киткән, һәм һәр орлык йөз тапкыр артыграк уңыш биргән. Сөйләп бетергәч, Гайсә, тавышын күтәрә төшеп: – Колагы булганнар ишетсен! – диде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 8:8
25 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Исхак бу илдә иген игеп көн күрә иде. Шул елны ул Раббысының фатихасы белән үз басуыннан йөз тапкыр артыграк уңыш җыеп алды.


Ишетүче колакны, күрүче күзне – икесен дә Раббы бар иткән.


Зирәк акыл, хикмәтле акыл үз авазын сезгә ишеттермиме?!


Тыңлагыз һәм күңелегезгә сеңдерегез, тәкәббер булмагыз! Чөнки моны Раббы әйтте.


Раббы сезнең янга әледән-әле Үзенең колларын – пәйгамбәрләрен җибәреп торса да, сез аларның сүзләренә колак салмадыгыз, игътибар да итмәдегез.


Колагы булганнар – ишетсен!


Ә уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны аңлаучы кеше, ул җимеш бирә һәм уңышы йөзләтә, алтмышлата һәм утызлата була.


Ә инде уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны кабул итүчеләр: алар утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш бирәләр.


Колаклары булганнар – ишетсеннәр!


Ә башка орлыклар уңдырышлы җиргә төшкән. Алар үсеп күтәрелгән һәм утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш биргән.


Ул җир өчен дә, тирес өеме өчен дә яраксызга әйләнә, һәм аны чыгарып ташлыйлар. Колагы булганнар – ишетсен!


Уңдырышлы җиргә төшкән орлык исә – сүзне ишетеп, ихластан һәм яхшы күңел белән шул сүзне тотучы кешеләр. Андыйлар, түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр.


Кайбер орлыклар күгән куаклары арасына төшкән. Күгән куаклары, алар белән бергә үсеп, орлыкны басып киткән.


Безне Аллаһы бар итте, Ул алдан әзерләгән игелекле эшләрне башкарып яшәү өчен, без Мәсих Гайсә аркылы барлыкка китерелдек.


Һәр игелекле эшегез җимеш китереп, Аллаһыны танып белүегез артканнан-арта барып, Хаким Гайсәгә лаеклы булып яшәрсез һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булырсыз, дип дога кылабыз.


Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җиңүче икенче үлемнән һичнинди зыян күрмәс“».


Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җиңүчегә Мин Аллаһы җәннәтендәге тереклек агачыннан җимеш ашарга насыйп итәм“».


Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен“».


Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен“».


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ