16 Шәмгә ут алгач, беркем дә аны савыт белән капламый, сәке астына да куймый. Киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, шәмдәлгә утырта.
Беркем дә, шәмгә ут алгач, аны яшерен урынга [яки чүлмәк астына] куймый; киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, шәмдәлгә утырта.
Уңдырышлы җиргә төшкән орлык исә – сүзне ишетеп, ихластан һәм яхшы күңел белән шул сүзне тотучы кешеләр. Андыйлар, түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр.
Син аларның күзләрен ачарга, аларны караңгылыктан яктылыкка, шайтан хакимиятеннән Аллаһыга таба борырга тиешсең. Шунда аларның гөнаһлары кичерелер, Миңа булган иман аша изге ителгәннәр арасында урын алырлар алар», – диде миңа Хаким Гайсә.
Уң кулымда күргән җиде йолдызның һәм җиде алтын шәмдәлнең сере шунда: җиде йолдыз – җиде бердәмлекнең фәрештәләре һәм җиде шәмдәл – җиде бердәмлек ул».
Бу шаһитлар – бөтен җир Хуҗасы алдында торучы ике зәйтүн агачы һәм ике шәмдәл.