12 Юл буена төшкән орлыклар шундый адәмнәрне белдерәдер: алар сүзне ишетәләр, әмма иблис килә дә, сүзне ишеткән кешеләр ышанып котылмасын өчен, алар күңелендәге сүзне алып китә.
Чөнки алар гыйлемне хәкарәт иттеләр һәм үзләренә Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү юлын сайламадылар;
Зирәклек эстә, акыл җый; исеңдә тот моны, һәм мин биргән үгет-нәсыйхәттән читкә тайпылма.
Ә сезне исә – Раббыны ташлаган, изге тавымны оныткан, Бәхет илаһы өчен табын әзерләгән, Язмыш илаһы өчен касәләргә шәраб тутырган кешеләрне –
Патшалык хакындагы сүзне ишетүче һәм аңламаучы һәркемнең йөрәгенә чәчелгәнне явыз иблис килеп алып китә. Бу – юл буена чәчелгән орлык.
Чәчкәндә, орлыкларның бер өлеше юл буена төшкән. Кошлар, очып килеп, аларны чүпләп бетергән.
Юл буена төшкән орлыклар чәчкән сүзне ишетүче адәмнәрне белдерәдер. Әмма шайтан, килеп, алар күңеленә салынган сүзне шунда ук алып китә.
Кинаяле хикәянең мәгънәсе исә менә мондый: орлык – Аллаһы сүзе ул.
Ташлы туфракка төшкән орлык исә мондый кешеләрне белдерә: алар сүзне шатланып кабул итәләр, әмма тамырлары булмаганга, аларның ышанулары кыска вакытлы, һәм сынау вакыты җиткәндә, алар чигенәләр.
– Бер кеше чәчүгә чыккан ди. Чәчкән вакытта орлыкларның кайберләре юл буена төшеп тапталган, һәм аларны кошлар чүпләп бетергән.
Бу зур аждаһа – иблис һәм шайтан дип аталган, бөтен дөньяны алдаучы борынгы елан – җиргә бәреп төшерелде. Аның белән бергә явыз фәрештәләре дә җиргә ыргытылдылар.