Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 8:1 - Изге Язма

1 Шуннан Гайсә шәһәр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде. Унике шәкерте Аның белән булды.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 8:1
18 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Гайсә, Үзенең унике шәкертенә нәсыйхәт биреп бетергәч, башка шәһәрләрдә гыйлем биреп һәм вәгазьләп йөрергә дип, аннан китеп барды.


Патшалык хакындагы сүзне ишетүче һәм аңламаучы һәркемнең йөрәгенә чәчелгәнне явыз иблис килеп алып китә. Бу – юл буена чәчелгән орлык.


Гайсә бөтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә гыйлем биреп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне сөйләп, халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөрде.


Гайсә гыйбадәтханәләрдә гыйлем биреп, бөтен шәһәрләр һәм авыллар буйлап Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөрде.


Ул шулай, гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сөйләп, җен кагылган кешеләрдән җеннәрен куып, бөтен Гәлиләя җире буйлап йөрде.


Ә бала үсә һәм рухи яктан ныгый бирде. Ул, Исраил халкына күренер вакыт җиткәнче, чүл якларында гомер сөрде.


Көннәрдән беркөнне Аллаһы йортында, Яхшы хәбәрне бәян итеп, халыкка гыйлем биргән вакытта, Гайсә янына өлкәннәр белән бергә баш руханилар вә канун белгечләре килделәр һәм:


«Раббының Рухы Минем өстә, чөнки Ул Мине, майлап, махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр җиткерергә, әсирләргә: Котылырсыз!», сукырларга: Күзегез ачылыр!» – дип белдерер, җәберләнгәннәрне – иреккә чыгарыр, Раббының шәфкать күрсәтү елы җиткәнне хәбәр итәр өчен җибәрде».


Шәкертләр юлга чыктылар һәм, авылдан-авылга йөреп, барган һәр җирдә Яхшы хәбәр турында сөйләделәр, авыруларны савыктырдылар.


Сезнең Изге Рух һәм кодрәт белән Аллаһы майлаган насаралы Гайсә турында ишеткәнегез бар. Аллаһы Гайсә белән булганга күрә, Гайсә яхшы эшләр кылып, иблис кулындагыларны савыктырып йөрде.


Без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек: Аллаһы аталарыбызга биргән вәгъдәсен аларның балалары – безнең өчен Гайсәне терелтеп торгызуы белән гамәлгә ашырды. Бу икенче мәдхиядә язылганча булды: «Син – Минем Углым, бүген Мин Синең Атаң булдым».


Әгәр игълан итәргә җибәрелмәгән булса, ничек итеп кем дә булса игълан итә алыр? Изге язмада болай дип язылган: «Яхшы хәбәр китерүчеләрнең килүе ничек куанычлы!»


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ