1 Шимбә көннәрнең берсендә, Гайсә Үз шәкертләре белән иген кыры буйлап барган чакта, шәкертләре башак өзде һәм, учларында уып, бодай бөртеге ашады.
Җиде көн буе төче икмәк ашагыз. Ачыткы салынган бар нәрсәне беренче көннән үк өегездән юк итегез; әгәр кем дә булса берәү беренче көннән җиденче көнгә кадәр ачыткы салынган ризык ашый икән, андый кеше Исраил халкыннан читләштерелергә тиеш.
Көлтә күтәреп селкегән көннән, ягъни, шимбә узып, икенче көннән, тулы җиде атна хисаплагыз;
Беренче көнне изге җыелыш үткәрегез һәм гадәттә эшли торган бер эшне дә эшләмәгез.
Беркем дә, иске шәрабны эчкәннән соң, яңасын эчәргә теләмәс, «Искесе яхшырак шул», – дияр.
Икенче бер шимбәдә Гайсә, гыйбадәтханәгә килеп, халыкка гыйлем бирде. Анда уң кулы корышкан бер кеше бар иде.
Иген ура башлаган көннән җиде атнаны санап куегыз.
Берәүнең кырына аяк бассагыз, башакларны кулыгыз белән өзә аласыз, тик игененә урак тидермәгез.