Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 3:7 - Изге Язма

7 Суга чуму йоласын үтәр өчен күпләп-күпләп килгән халыкка Яхъя: – И-и сез, елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ачу-ярсуыннан качып котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә? – диде. –

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 3:7
12 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Синең белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузармын. Аның нәселе башыңны сугып ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың».


Кара елан йомыркасы өстендә утыра алар, пәрәвез үрә. Шул йомыркаларны ашаучы үләчәк, йомырка ватыла калса, эченнән агулы елан шуып чыгачак.


Елан токымы! Явыз була торып, сез ничек яхшы сөйләшә аласыз? Кеше күңеленнән нәрсә ташыса, телендә дә шул була.


Сез – еланнар һәм елан токымы! Сез җәһәннәм хөкеменнән ничек качарга уйлыйсыз?


Килүчеләр үзләренең гөнаһларын таныдылар, һәм Яхъя аларны Үрдүн елгасында чумдырды.


Сезнең атагыз – иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чөнки аңарда хакыйкать юк. Ялган сөйләгән вакытта, ул үзенекен сөйли, чөнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы.


– Син һәртөрле ялган һәм мәкерлелек белән тулгансың. Син – иблис углы, һәртөрле дөреслекнең дошманы! Раббының туры юлларын бозып күрсәтүдән туктамыйсыңмы син? – диде. –


Аллаһы ялган сөйләми, ике нәрсә – Аның биргән вәгъдәсе һәм анты – һичкайчан үзгәрми. Алар безне, Аллаһыга сыенганнарны, киләчәктә көткән өметкә нык таянырга дәртләндерә.


Гөнаһ кылучы исә иблистәндер, чөнки иблис баштан ук гөнаһ кылып килде. Аллаһы Углы нәкъ менә иблис эшләрен җимерергә дип килде.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ