4 Ишагыйя пәйгамбәр китабында бу хакта болай дип язылган: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез: Аның барыр сукмакларын турайтыгыз,
Раббы әйтә: «Юл салыгыз, юл салыгыз, тигезләгез юлны! Халкым юлындагы барлык киртәләрне алып ташлагыз!»
Чыгыгыз капкалардан, чыгыгыз! Халыкка юл әзерләгез: салыгыз сез аны, төзегез! Аяк астындагы ташларны читкә алып атыгыз, халыкларга юл күрсәтеп, байрак күтәрегез!
Мин, килеп, җиргә ләгънәт яудырмас өчен, аталар белән балалар арасында татулык урнаштырыр ул.
Ишагыйя пәйгамбәр: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Аның барыр сукмакларын турайтыгыз“», – дип, Яхъя турында әйткән иде.
Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып, болай диде: – Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз, дип чүлдә яңгыраучы тавыш».
Яхъя шаһит булып килде. Аның аркасында барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаһитлык бирергә килде.